Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ринат Фәхретдинов: Әни мин катнашкан көрәшне карамый, елый

Туганнарым көрәшкә каршы иде, сәламәтлегем өчен кайгыралар, ди спортчы.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов үзе катнашындагы көрәшне әнисенең карамавы, кайгырып елавы турында уртаклашты.

«Өйдә күпләп туганнар җыела, барысы көрәш карый. Тормыш иптәшем дә күзәтә. Башта алар каршы иде. Сәламәтлегем өчен борчылалар. Ләкин ярты юлда туктап калып булмый. UFC лигасында топ'ка керергә кирәк. Кызым әле кечкенә, аңлап бетерми. Мине телевизордан күреп шатлана. Үскәч горурланыр, дип уйлыйм. Әни гел елый, башка бүлмәгә китә», — диде ул узган матбугат очрашуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев