Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рәис бетә, авылларга “староста” килә

Президенттан соң чират, муниципаль берәмлекләргә дә җитте. Дума депутатлары кабул иткән төбәк хакимияте законыннан соң, муниципаль берәмлекләрдә дә үзгәрешләр башланачак

 Бүген Дәүләт Советы утырышында шул закон, төгәлрәге, әле языла торган закон проекты белән танышу булды. Аны парламент әгъзаларына депутат Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

Проект авторлары фикеренчә, закон илдә җирле үзидарә системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

“Проект нигезендә иң зур үзгәрешләр бер дәрәҗәдәге үзидарәгә күчү белән бәйле. Проект авторлары фикеренчә, бер дәрәҗәле үзидарә системасы төзү урыннарда яңа система булдырырга ярдәм итәчәк. Аның нигезендә территориаль принцип түгел, ә халыкка бәйле булу принципы ятачак”, - дип аңлатты Хәбибуллин.

Закон проекты кабул ителгән очракта, җирле үзидарә вәкилләре вәкаләтләре төбәк дәрәҗәсендәге вәкилләргә күчәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, авыл җирлекләрендәге үзидарәләр бетерелеп, авыллар турыдан-туры районга караячак. Кайбер очракта бу күчеш 100 процент булырга да мөмкин. Хәзерге вакытта муниципаль җирле үзидарә системасы Россиянең бөтен төбәкләрендә дә кулланыла.

Карала торган закон нигезендә, илдә өч төрле муниципаль берәмлекләр генә калачак. Беренчесе — шәһәр округлары. Татарстанда бу Казан һәм Чаллы шәһәр округлары. Икенчесе — муниципаль округ. Республикада хәзергә алар саны 43. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь кебек федераль яктан мөһим калалар өченче төрдәге муниципаль берәмлекләр булып саналачак. Шул рәвешле, шәһәр һәм авыл җирлекләре системалары гадиләшә. Кайбер торак пунктларында җирле үзидарә системасы сакланып калачак.

“Законда алар “староста” дип атала. Моннан тыш, территориаль иҗтимагый үзидарә институты да сакланачак”, - дип аңлатты Альберт Хәбибуллин.

Асылда, авыл һәм шәһәр җирлекләренең бүгенге җирле үзидарә органнары урынына муниципаль округ җирле администрациясенең территориаль органнары төзелер дип көтелә. Дорфарак итеп әйткәндә, җирле үзидарәләр хәзер район хакимияте “филиалларына” әйләнә.

Реклама

Муниципаль берәмлек башлыгын муниципаль сайлаулар ярдәмендә билгеләячәкләр.

Хәзер главаларның субъект җитәкчесе каршында җаваплылыгы да арта. Әгәр дә җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре белән субъект җитәкчесе канәгать түгел икән, ул муниципаль берәмлек башлыгын отставкага да җибәрергә мөмкин.

Закон проекты 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. 2028 елга кадәр күчеш чоры булачак.

Утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та закон проектын хуплавын белдерде.

“Әйе, бездә җирле үзидарә системасы эшли. Әмма район ул бит бербөтен. Шуңа да бер дәрәҗәдәге җирле үзидарә системасының мәгънәсе бар дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чыганак: "Шәһри Казан", Лилия Локманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев