Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

РКБ табиблары Татарстан өчен уникаль рак шешен бетерү буенча операцияне үзләштерделәр

Мондый операцияне ешрак кисеп ясыйлар, бу очракта өч җирдән тишек тишеп алганнар.

Татарстан өчен уникаль операцияне яман шешне алу буенча РКБ табиблары үзләштерде. Бу хакта агентлыкка РКБ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

57 яшьлек хатын-кыз үзенең диагнозы турында иртә стадиядә, планлы тикшерү вакытында белгән. МРТ да табиблар үт юлында шеш күреп ала.

Кагыйдә буларак, мондый катлаулы операцияне ярып ясыйлар, шуннан соң пациент авыр һәм озак тернәкләнә. Өстәвенә, хатын-кыз тән массасыннан һәм механик сары авыруыннан интегә, бу операцияне катлауландыра.

2нче номерлы хирургия бүлегендә хатын-кызга альтернатив вариант тәкъдим иттеләр - өч тишек тишеп шешне алырга булалар.

Реклама

Сигез сәгать дәвамында 2нче номерлы хирургия бүлеге мөдире Александр Киршин, хирурглар Ленар Җиһаншин һәм Станислав Понуркин ашказанының бер өлешен, үт куыгын, уникеле эчәк, ашказаны асты бизенең башын кисеп алалар. Хәзер хатын-кыз үзен яхшы хис итә, әмма әлегә хастаханәдә күзәтелә.

Бүгенге көндә Россиядә элегрәк Мәскәүдә генә эшләнгән катлаулы операцияләрне РКОД 10нчы онкология бүлегендә һәм 2нче номерлы хирургия бүлегендә ясыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X