Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Роспотребнадзор Covid-19 пандемиясе шартларында әйлән-бәйлән уйнау тәртибен аңлатты

Коронавирус сәбәпле, традицион күмәк яңа ел чаралары кыскартылачак.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бер сыйныфта укучы яки балалар бакчасында бер төркемгә йөрүче балалар гына кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнә ала. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әгәр бу балалар бакчасында бер төркемдәге бәйрәм икән, кулга кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнарга мөмкин. Бәйрәм урамда чыршы тирәсендә булган очракта, балалар бияләй яки перчатка кигәндә кулга кул тотынып уйный ала», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бәйрәмдә төрле коллектив балалары катнашкан очракта, кулга кул тотынып әйлән-бәйлән уйнарга киңәш ителми

«Бүгенгә бездә күмәк чаралар тыелган. Быел чыршы тирәсендәге чараларны кыскартылган форматта уздырачакбыз», - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев