Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия почтасы Татарстанда үзенчәлекле татар открыткаларын сатуга чыгарды

«Хатлар языгыз» акциясендә катнашып, открыткалар җибәрергә тәкъдим ителә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы почта элемтәсе бүлекләре «Хатлар языгыз» акциясендә катнашу өчен татар телендә үзенчәлекле открыткалар сатуга чыгарды. Бу хакта «Россия почтасы» Татарстан бүлекчәсе директоры Регина Кузнецова үзенең «Инстаграм» сәхифәсендә сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар языгыз» татар телендә открыткалар җибәрү акциясен хуплады. Акция татар халкын хатлар ярдәмендә берләштерү максатыннан үткәрелә.

Акциядә катнашу өчен хат язарга һәм җибәрергә, шулай ук социаль челтәрләрдә #хатларязыгыз хештегы белән билгеләп куярга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев