Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Россия тәмнәре» брендлар бәйгесендә каклаган каз һәм чәкчәк җиңү яулады

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанны конкурсның иң актив катнашучыларыннан берсе буларак билгеләп үтте.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Россия тәмнәре» азык-төлек продуктлары төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесендә Татарстан тәкъдим иткән каклаган каз һәм чәкчәк җиңүче дип табылды. Конкурска нәтиҗә ясау тантанасы бүген Мәскәүдә онлайн-режимында узды.

Каклаган каз «Тәмле әйбер янәшәдә» номинациясендә – беренче, чәкчәк исә «Татып кара, яратырсың» номинациясендә икенче урынга лаек булды.

«Әлеге проект Россиядә җитештерелгән продуктларга яңа күзлектән карарга һәм, асылда, илебезнең уникаль гастрономик картасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Конкурсның көчле һәм күпләр таный торган брендларны ачыклауга бәйле бурычы Россия Президенты йөкләмәсен үтәүнең мөһим өлеше булды», - диде тантанада РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев