Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә машина йөртү хокукы таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә

Яңа кагыйдәләр 2021 елның апрелендә үз көченә керәчәк.

2021 елның 1 апрелендә машина йөртү хокукына имтихан үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр  керә.

Төп яңалык: мәйданчыкта ("площадкада") имтихан бирү бетә, реаль юл хәрәкәте шартларында тест кала.

Бу кагыйдә җиңел һәм йөк автомобильләре, шулай ук автобус һәм транспорт чаралары составларына кандидатларга кагылачак; мотоциклларда практик имтихан элеккечә калачак.

Реклама

Хаталар һәм тәртип бозулар исемлегендәге үзгәрешләр бар-хәзер алар хәрәкәт куркынычсызлыгына йогынты дәрәҗәсенә карап, бер, ике яки өч штраф баллына бүленгән. Имтихан шунда ук төгәлләнәчәк тупас хаталар аерым блокка чыгарылган.

Мәсәлән, практик имтиханны туктату өчен нигез булып, кандидатның куркынычсызлык каешын эләктермәве яки хәрәкәт вакытында телефон куллануы тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев