Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиядә ташлама һәм пособиеләр билгеләү процедурасы гадиләштерелде

Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак.

Сишәмбедән гражданнарга төрле социаль ярдәм чаралары билгеләргә һәм тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә торган закон үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Парламентская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак.

Түрәләр ел башында ук аннан файдалану мөмкинлегенә ия булса да, аларның ташлама билгеләү һәм пособие бирү өчен әлеге мәгълүматларны куллану хокукы юк иде. Мәгълүматларны кулдан җыярга яки кешеләрдән документларны мөстәкыйль рәвештә тапшыруын сорарга туры килгән.

Реклама

Дәүләт Думасында әлеге закон проектын тикшерү барышында хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Скляр ачыклык керткәнчә, хәзер тиешле мәгълүматлар барлык учреждениеләргә электрон рәвештә – гражданнар катнашыннан башка гына киләчәк.

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X