Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат- мәктәбендә соңгы звонок бәйрәме узды

"Ел укучысы" исеменә 11 сыйныф укучысы Аделия Авзалова лаек булды

Бүген Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат- мәктәбендә соңгы звонок бәйрәме үткәрелде. 132 укучы белем алучы белем йортында быел 11 сыйныфны - 8, 9 сыйныфны 13 укучы тәмамлый. 9 сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да төрле һөнәри уку йортларына барырга теләк белдергән. Киләсе уку елына биредә 10 сыйныф булмаячак. Интернат- мәктәп директоры Илсур Ялалов чыгарылыш сыйныф укучыларының барысын да бәйрәм белән тәбрик итеп, уңышлар, тормышта үз урыннарын табуларын теләде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, район педагогларының профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов, Чаллы шәһәреннән Габдулла Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин, якташ шагыйрә Әлфия Ситдикова, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев, кадетларның әти- әниләре дә катнашып, изге теләкләрен ирештерделәр.

"Ел укучысы" исеменә 11 сыйныф укучысы Аделия Авзалова лаек булды. Укучыларны яңа тормышка дәшеп соңгы звонок чыңлады...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев