Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов фронтовиклар батырлыгын истә тотарга кирәклеге турында әйтте

Татарстан Президенты республикада Кызыл Йолдыз орденнары тапшырылуын шәрехләде.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл Йолдыз орденнарын тапшыру уңаеннан мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

«Бу катлаулы чорда, барыбыз да төрле проблемаларны хәл итүгә чумган вакытта, без төп нәрсә турында онытырга тиеш түгел: быелгы ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы елы», - диде ТР Президенты.

«Һәм бүген, Геройлар көне алдыннан, республикада мөһим вакыйга булды. Безнең Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Сәхипов Гыйндулла Сәхипгәрәй улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Ветеран йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән аңа сәламәтлек телим!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Тагын бер катнашучы, Стародубцев Семен Иванович, кызганыч, бүләк алу көненә кадәр яши алмады. Аның Кызыл Йолдыз ордены һәм III дәрәҗә Дан ордены улына тапшырылды. Мин аларга батырлыклары өчен чиксез рәхмәтлемен», - дип өстәде республика җитәкчесе.

Бөек Ватан сугышы ветераны Семен Стародубцевның туганнарына бүләкләү таныклыкларын тапшыру Татарстан хәрби комиссариатында узды, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев