Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов Казан лицеенда дистанцион укытуның оештырылуын тикшерде

Мәгариф учреждениеләрендә укыту процессын Яндекс һәм Саклык банкының онлайн-платформалары аша тест буенча үткәрәләр.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне шәхсән үзе тикшерде. Ул Казандагы 131 нче лицейда булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Президент геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, укытуның яңа форматына вакытлыча күчү мәгариф сыйфатында чагылырга тиеш түгел. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каникуллар тәмамлануга — 1 апрельгә кадәр системаны эшләргә кушты", - диде Галимова.

"Мондый форма буенча укыту бер үк вакытта йөз укучы өчен онлайн - дәресләр алып барырга мөмкинлек бирә", - дип билгелиләр матбугат хезмәтендә. Миңнеханов геометрия һәм инглиз теле дәресләрендә булды һәм укучыларны сәламләде. Ул ТР Фән һәм мәгариф министрлыгына каникуллар тәмамланганчы, системаны эшләп бетерергә йөкләде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев