Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны хат алмашу акциясенә кушылырга чакырды

Әлеге акциянең максаты – хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телендә открыткалар җибәрү буенча «Хатлар языгыз» акциясен хуплады. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «Хатлар йорты» сервисыннан видеороликурнаштырган.

Әлеге акциянең максаты — хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү.

«Беренче хатны без Президент Рөстәм Миңнехановка җибәрдек, ул аны үзенең инстаграм-аккаунтында урнаштырды. Бу безнең проектка үзенә күрә хәер-фатиха булды», — дип искәрттеләр берләшмәдә.

Шуннан соң Россиянең төрле почмакларында яшәүче һәм төрле эшчәнлек өлкәләрендә уңышка ирешүче татар халкының күренекле вәкилләренә тагын 99 хат җибәрергә булганнар.

Татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга һәм шул рәвешле яңа дуслар табарга чакыралар.

«Хатлар языгыз, #хатларязыгыз хештегын куегыз һәм социаль челтәрләрдә безне күрсәтегез», — дип искәрттеләр «Хатлар йорты» берләшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев