Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Салават Юлаев» — «Ак Барс» уенында бер уенчы дүрт алка кертте

«Ак Барс» рәттән ун җиңүдән соң Уфа командасына җиңелде.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Уфада «Салават Юлаев» командасына каршы уйнады. Матч Уфа командасы файдасына 7:3 исәбе белән тәмамланды. Уфа командасы керткән җиде алканың дүртесе Теему Хартикайнен исәбендә. Моңа хәтле Казан хоккейчылары рәттән ун уенда җиңгән иде.

Ике күрше республика командаларының формаларының төсенә бәйле «Яшел дерби» дип аталган «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчларында җиңүчегә чәкчәк формасында ясалган кубок бирелә. Узган ике уенда әлеге кубокны «Ак Барс» җиңгән булса, бүген Чәкчәк кубогын Уфа командасы отты.

Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста исәпне ачты, әлеге уенчы дүртенче матч рәттән көндәш команда капкасына алка кертте (0:1). Җиденче минутта, Казан командасы азчылыкта уйнаганда, «Салават Юлаев» хоккейчысы Александр Кадейкин гол кертте (1:1). Унөченче минутта Джефф Плэтт «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:1). Уналтынчы минутта «Ак Барс» сакчысы Андрей Педан исәпне тигезләштерде (2:2).

Икенче период. Беренче минутта, Уфа командасы күпчелектә уйнаганда, «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Теему Хартикайнен гол кертте (3:2). Сигезенче минутта Данис Зарипов яңадан исәпне тигез итте (3:3). Икенче периодта җәрәхәтләнгән Михаил Глухов уен ахырына хәтле бозга чыкмады.

Өченче период. Дүртенче минутта, «Ак Барс»ның азчылыкта уйнаган вакытында, алка, Андрей Педан кулына эләгеп, Казан командасы капкасына керде, гол Сакари Маннинен исәбенә язылды (4:3). Тугызынчы минутта Теему Хартикайнен «Ак Барс» капкасына үзенең икенче алкасын кертте (5:3).

Период ахырында «Ак Барс» тагын азчылыкта калды, командалар бишкә өч форматында уйнады, шул вакытта Теему Хартикайнен өченче голы белән хет-трик ясады (6:3). Унсигезенче минутта шул ук һөҗүмче дүртенче алкасын кертте — монсы инде покер булды (7:3).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

Метсола (Тарасов);
Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
Плэтт — Кадейкин — Жарков, Науменков — Коледов;
Кугрышев — Хохряков — Әмиров, Алексеев — Бирюков;
Башкиров — Пименов — Картаев (Кузьмин), Коробов.
«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Доус — Да Коста — Воронков, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Любимов — Зарипов, Яруллин — Журавлёв;
Песонен — Фисенко — Петров, Хенкель — Педан;
Лукоянов — Глухов — Дыняк (Сафонов), Юдин.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә үткәрәчәк. «Барыс» — «Ак Барс» матчы 12 гыйнвар көнне 16:30 сәгатьтә башлана.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев