Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Шамил Садыйков: «Җәмгыятьтә басма китаплар һәм журналлар уку тренды яңадан кайта»

Медиахолдинг генераль директоры сүзләренчә, бүгенге көндә «Татмедиа» төбәкне үз басмалары белән тулысынча диярлек колачлауга ирешкән.

2021 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, «Татмедиа» басмаларының гомуми тиражы 19,6 процентка арткан. Укучылар арасында республика һәм җирле газета һәм журналлар зур популярлык казана. Бу хакта «Татар-информ» журналистлары белән әңгәмәдә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Пандемия холдингның матбугат басмалары популярлыгы үсешенә комачаулый алмаган. «Кешеләр укуын дәвам итә һәм басма продукция белән актив кызыксына. Бу интернет һәм социаль челтәрләрне үстерү белән бер үк вакытта бара. Бүгенге көндә „Татмедиа“ интернет-киңлектә күп кенә проектлар булдыра, шул ук вакытта традицион басма матбугатка һәм журналларга карата укучыларыбызның кызыксынуы югары дәрәҗәдә кала», — ди Садыйков.

Медиахолдинг җитәкчесе шулай ук «Татмедиа» басмаларына язылу һәм тиражлар буенча яңа статистиканы атады. Газета һәм журнал тиражлары 20 процентка арткан. Нәкъ менә журналлар зур сикереш ясаган — биредә язылуның ике тапкыр диярлек артуы теркәлгән.

«Яртыеллыкка язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча „Татмедиа“ басмаларына гомуми язылу тиражы 227,6 мең данә тәшкил итте, ә 2020 елның икенче яртыеллыгында ул 190,4 мең данә булган иде. Район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме 120,8 мең данә тәшкил итә, республика газеталарына — 33,1 мең данә (2020 елның шушы чорына карата үсеш 11,6 процент). Журналларга язылу 73 мең данәдән артып китте (узган елгы күрсәткечләргә карата 217 процент)», — диде Шамил Садыйков.

Медиахолдинг генераль директоры сүзләренчә, республика җитәкчелеге ярдәме белән бүгенге көндә «Татмедиа» төбәкне үз басмалары белән тулысынча диярлек колачлауга ирешкән. Республиканың һәр кешесе рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә матбугат басмаларыннан файдалана ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев