Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Шәхси йорт бассейнында хлордан агуланган кешеләрнең хәле уртача: Җинаять эше ачылган

Хәзерге вакытта өч кеше Казанның 7нче хастаханәсендә дәвалана, өч кеше сырхауханәгә барудан баш тарткан.

 Хлор парлары белән агуланган тугыз кешенең алтысы хәзерге вакытта хастаханәдә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Хлор белән ингаляцион агулану билгеләре белән барлыгы тугыз мөрәҗәгать теркәлде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта өч кеше Казанның 7нче хастаханәсендә дәвалана, өч кеше сырхауханәгә барудан баш тарткан.

«Өч кешене Республика балалар клиник хастаханәсенә китерделәр», - дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Хәзерге вакытта агуланган барлык кешеләрнең дә хәле уртача.

«Татар-информ» агентлыгы Казандагы шәхси йорт бассейнында кешеләр агулануы турында элегрәк хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев