Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Шәһри Казан. Язмыш": тормыш турында өр-яңа газета

"Шәһри Казан. Язмыш” - “Татмедиа” тарихында беренче мондый газета. Яңа газетаны тәкъдим итү чарасы “Татмедиа” бинасындагы Әдәби кафеда узды. Биредә журналистлар, язучылар, артистлар һәм блогерлар бар иде. Иң элек кунакларны “Шәһри Казан”ның баш редакторы Радик Сабиров сәламләде. “А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. Ул – бик кызыклы һәм уңай формат. Уңышлы, күп тиражлы газеталар нәкъ шул форматта чыга. “Татмедиа“ тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде. Әлегә шушы җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Газета белән кызыксынучылар инде бар, иртән үк берничә кеше язылды”, - ди Радик Сабиров. Газета А4 форматында һәм 24 битле булачак. Исеменнән күренгәнчә, газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт, кыскасы, тормыш турында бәян ителәчәк. Моннан тыш, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һәм башка сәхифәләр дә урын алачак. “Бүгенге көндә А4 форматында 100 меңнән артык тираж белән татар газеталары чыга. Бу – татар өчен бик популяр һәм уңайлы вариант. Аны үзең белән йөртергә дә уңайлы. Икенчедән, ул – халыкчан газета. Күреп торабыз: яңалыклар күп, аны телефоннан да укып була, ә тормыш турында укырга теләгән кеше өчен газета бар. Монда бары тик кызыклы мәгълүмат җыелган”, - диде “Татмедиа”ның генераль директоры Шамил Садыйков. Бүгенге чарада “Язмыш”ның беренче герое – ТНВ алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыева да катнашты. Мәкалә фаҗигале төстә һәлак булган кызы Аидага багышланды. “Газетада Аида белән безне күрергә бик шатмын. Беренче санның нәкъ менә безнең белән бәйле булуы да сөенечле вакыйга. Аида газета битләрендә безне күреп, шатланадыр дип уйлыйм. Сезгә уңышлар теләп, рәхмәтләремне белдерәм”, - диде күз яшьләре аша Эльвира. Сүз уңаеннан, кичә Аидага багышланган “Кайтарасым килә яныма” җырына төшерелгән клипның премьерасы булды. Әлеге җыр Аиданың рухына дога булып барып ирешсен иде.

2 июльдән “Шәһри Казан” газетасының җомга саны өр-яңа форматта чыга башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/NyGvGtfVdJ4