Актаныш

Синоптиклар давыл һәм яшен турында кисәтә

Республикада боз яварга мөмкин.

Бүген 5 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Реклама

Республика буенча урыны белән яшен булырга мөмкин. Шул вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Көндез давыл вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә һәм боз яварга мөмкин.

Tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: