Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сәхнә, тамаша залы сагындырды инде

13 август көнне Актанышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашу узды.

Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызының Актаныштагы эшлекле сәфәре сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан башланды. Әлфия Авзалованың интерактив музее мәдәният-сәнгать белгечләрен җәлеп итә. Укыту-тәрбия белән беррәттән, укучыларны сәнгатькә тарту да югары дәрәҗәдә. Балалар әдәби-мәдәни мохиттә үсә. Министр да: “Күренекле шәхесләрнең Актаныш гимназиясенә очрашуларын ешрак оештыра башларбыз”, – дип ышандырды.

“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары министрны чәкчәк белән каршы алды, сәхнәдә чыгыш ясап сәламләде. Агыйделлеләрнең иң зур хыялы – чит илләргә чыгарга, халыкара чараларды чыгыш ясарга.

Район үзәк китапханәсе белән танышканда бүлмәләрнең кысан булуы, кайткан яңа китапларны куярга урын җитмәве турында сүз кузгаттылар.

Район мәдәният бүлеге фойесында, һәрвакыттагыча, Актаныш вокалчыларының легендар җыры каршы алды. Ә сәхнәдә “Итил суы ака торур” спектакленнән өзек күрсәтелде. Тамашачы залында район авылларыннан җыелган мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр урын алган.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров белән очрашып сөйләшү дә шактый озак дәвам итте.

Министр белән күзгә-күз карап сөйләшүдән нинди тәэсир белән таралганнардыр, әмма бу күрешү бик кирәк иде. Чөнки мәдәният йортларын, музей-китапханәләрне төзекләндерү, яңаларын төзү, җиһазлар белә тәэмин итү мәсьәләләре бик урынлы кузгатылды.

Актаныш сәнгать мәктәбе коллективының күңелләре күтәренке: быел 8 миллион сумлык яңа уен кораллары белән тәэмин ителделәр. Мондый яңарышны бик озак көтте алар. Яңа фортепианоаны күргәч, түзеп кала алмады, министр үзе дә яраткан көен уйнап карады. Ә тынлы уен коралында уйнаучы кыз бала район башлыгын биетте. Өр-яңа рояль дә барысының игътибарын җәлеп итте.

– Һәрбер халыкның иң зур байлыгы – ул мәдәният һәм иҗат мирасы. Минемчә, Актанышта шушы мирас иң көчле, ышанычлы кулларда. Эш, мәдәният йорты, мәктәп бетмәсә, авылларның, татар халкының киләчәге дә булачак. Татар телен саклауда мәдәниятнең роле бик зур. Авыл – бер бик зур гаилә ул. Ә шәһәрдә гаиләләр аерым яши. Аралашу юк, балалар белән олы кешеләр элемтәдә түгел. Гореф-гадәтләр гаиләдә сакланмаса, мәдәният йортларында гына булса, ул дөрес түгел. Тормышта булырга тиеш, – дип, Ирада Әюпова соңыннан, фикерен йомгаклап, авыл мәдәниятенә ышанычын белдерде.

“Артистлар ник авылларга килми?” дигән сорауны да җавапсыз калдырмады: “Концерт бюросы бетерелде бит хәзер. Алар һәрберсе үзлектән эшли. Артист үзен чын шәхес итеп санаса, ул авылга барачак. Авылда чыгыш ясау – иң зур тәҗрибә”.

– Актанышны яратам. Җирегез, халкыгыз бик матур, җанлы, нурлы, – диде саубуллашканда.

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев