Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сөн буенда- Сабантуйда(фотолар)

Сөн буе Сабан туе быел өченче тапкыр үткәрелде. Табигатьнең иң матур кочагында, Меңнәр авылыннан Сөн елгасы аша бизәкле басмадан чыккач та искиткеч алан каршы алды кунакларны. Капкадан керүгә- Сабантуй мәйданы.

Сөн суына хозурлык биреп утырган фонтаннарга карый-карый мәйданга күпме кеше агылганын санаучы булмаса да, бу Сабантуйга районның барлык авылларыннан, күрше-тирә районнардан, терәлеп кенә торган Башкортстан якларыннан килүчеләрнең шактый икәне авыл урамнарына ташкын булып тезелгән машиналардан да аңлашылды. 
Сөн буе Сабан туеның төп оештыручысы- районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов. Туган авылы Чишмәне, күршедәге Меңнәрне яшәтүче дә, яшәртүче дә ул. Авылдашлары Энгель Нәвап улына бу уңайдан рәхмәт хисләрен әйтеп бетерә алмыйлар:
-    Энгель Нәвап улы Сөн буе Сабан туен башлап җибәргәндә, ел саен оештырачакбыз, дип вәгъдә иткән иде. Ул үз сүзендә торды, һәр елны июнь аеның икенче җомгасында шушында бәйрәмгә җыелабыз. Былтыр гына пандемия аркасында булмый калды. Елдан-ел бәйрәм оешканрак төстә уза. Бигрәк матур бит монда, балалар өчен батутлар, аттракционнар эшләп тора. Сату нокталары гөрли, ни телисең- шул бар.  Кечкенәдән Сабантуйны көтеп алабыз. Яшь чактан ук гер күтәрү, баганага менеп әтәч  алу кебек ярышларда көчемне сынадым. Бүген дә кайсы уенга катнашырга икән дип, йөрәк җилкенеп тора әле,-ди Дилшат Кәшфуллин.
Милли уеннар башланып киткәнче, “Чишмә” агрофирмасының иң уңган хезмәтчәннәре белән танышты тамашачы-кунаклар. Быелгы “Кыр батыры” исеменә Әнис Әхнәпов лаек булды. Ул язгы чәчү эшләренең уртасында кайный, туфракны тырмалый, бөртекләрне җир куенына иңдерә, шулай ук кырларны, тишелеп чыккан уҗымнарны ашлама белән тукландыруда катнаша. Барысы 2600 га мәйданда эш башкарып шушы мактаулы исемгә лаек була: 
-    1992 елдан бирле туган авылымда хезмәт куям. 2017 елда “Чишмә” агрофирмасы оешкач, өр-яңа яңа МТЗ-2112 торакторына утырган идем, хәзергәчә шуннан төшкәнем юк. Хуҗалыкта санаулы гына без- җиде механизатор, барыбыз да тырышып эшлибез. Алдагы елларны да халкыбызның яраткан бәйрәме-Сабантуйларны сау-сәламәт булып каршыларга язсын! Чир-чорлар булмасын! Үзебезнең җирлектә шулай олылап Сабан туен уздыру безнең өчен олы шатлык ул!
-    Мин “Чишмә” агрофирмасына күрше Башкортстаннан күчеп килеп эшли башладым. Көн саен сыерларымнан 800 кг сөт савам. Эшемне яратам, чөнки эшләгәнне күрә беләләр, вакытында яхшы хезмәт хакы алам. Бүген дә Сабантуй түрендә, алдынгылар өчен ясалган махсус трибунада утырам. Тиздән бүләкләргә сәхнәгә чакырачаклар,- ди савымчы Рәмзилә Хәйруллина.
Механизаторлар, машина йөртүчеләр, амбар алды эшчеләре, савымчылар, терлекчеләр, төп чәчүчеләр белән бергә хуҗалыкта хезмәт юлларын башлаган яшь белгечләрне дә яңадан-яңа үрләр яуларга дәртләндереп Энгель Фәттахов белән агрофирма директоры Ирек Галимов мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр ташырдылар.  Терлекче Фәрит Давытов район башлыгының мактау кәгазенә, механизаторлар Мансур Хәмзин белән Айрат Фәтхетдинов рәхмәт хатына лаек булдылар. 
Данияр Кәшбуллин әле быел февраль аенда гына хуҗалыкка эшкә кайта. Чаллыдагы политехника көллиятен тәмамлаган яшь белгечкә туган авылында эш табыла. Тәүге тапкыр бөртеклеләрне җир куенына иңдерә механизатор:
-    Мин иркенгә өйрәнгәнмен, авылда рәхәт, шәһәрдә кысык миңа. Өйләнеп, хатыным  Айсылу белән әни янында, Меңнәрдәге төп йортта яши башладык. Язгы кыр эшләрендә  1000 га мәйданда эш башкардым,-дип, хатыны, әнисе, туганнары белән бүләкләрен кадерләп тотып, мәйдан әйләнергә, сыйныфташлар, дуслары белән күрешергә китте Данияр.
Көрәш бәйгесе районныкыннан ким булмады, Сөн буе Сабан туеның иң олы бүләген Алабугадан килгән көрәшче, Россиякүләм җиңүләргә ирешкән Илнар Галимов алуга иреште. Тумышы белән Усы авылыннан булып чыкты ул. Әти-әнисе, туганнары Меңнәрдә узачак бәйрәмгә кайтырга алдан ук планлаштыралар. Көрәшче дә аларга иярә һәм баш батыр исеменә лаек була.
Милли бәйгеләрдә катнашучыларга чикләр куелмаган иде. Бигрәк тә балалар рәхәтләнде, әниләре җитәкләп уеннарга мәҗбүри кертеп җибәргәннәргә дә тора-бара кыюлык иңде. Катыклы чүлмәккә баш белән чумып тәңкә эзләүдән дә куркып калмадылар. Һәркем ике ел буена көтеп алган Сабантуйда күңел ачты.“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, район мәдәният сарае артистларының җыр-биюләре белән арлашып барган бәйрәмне Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимовларның концерты дәвам итте. Яраткан җырчыларына кушылып җырладылар да, биеделәр дә Сабантуй кунаклары. Бәйрәм купшы салют белән тәмамланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев