Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 502 тапкыр куелган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (34 кеше), 60-70 (17 кеше) һәм 50-60 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган.

Реклама

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (48 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – җиде, Түбән Кама районында дүрт очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 11 502 тапкыр куелган. Шушы вакыт эчендә 10 076 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев