Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сөрем газы белән агуланып бер гаилә харап булган

Сөрем газының тәме, төсе һәм исе юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 41 кеше сөрем газы белән агуланган.

             Казанда Короленко урамында ир белән хатын үз фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән. Аларны туганнары тапкан. Хатын-кызга — 45 яшь, ир-атка 48 яшь булган.

             Башлангыч версия буенча, алар сөрем газы белән агуланганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

            Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәрткәнчә, угар газының төп чыганаклары - төзек булмаган мичләр һәм башка газ приборлары, бассейндагы су җылыткычлары.

            Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 41 кеше сөрем газы белән агуланган. Аларның 15е - олы кеше, берсе - бала. Зыян күрүчеләр арасында - 75 зур кеше, шул исәптән 27 бала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев