Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Таныш булыгыз!

Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы

“Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм” гранты (2020) җиңүчесе – Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы – 2018 нче елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган мәгариф оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә грант ярдәме кысаларында “Өлкән укытучы” («Старший учитель”) номинациясендә җиңүче; 2019 нчы елда тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль – икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен муниципаль район Башлыгының Мактау грамотасы иясе; 2020 нче елда Актаныш муниципаль районында белем сыйфатын күтәрүгә зур өлеш керткән өчен Шакиров Әхсән Шакир улы премиясенә лаек булган мөгаллим. 2020 нче елда Татарстан Республикасында ПАО “Лукойл” тарафыннан оештырылган социаль һәм мәдәни проектлар грант – бәйгесендә җиңүче дә. 

Г.К.Муллагалиева, һәр балага индивидуаль якын килеп, сәләтле балаларны ачыклау эшчәнлеге аша аларның мөстәкыйльлеген, инициативаларын, иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә. Укучыларының язмалары район һәм республика газета-журналларында даими басылып чыга һәм “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә, республикакүләм бәйге, конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясыйлар, нәтиҗәләре бихисап. Укучыларның иҗат җимешләре тупланган 2 җыентык дөнья күрде. 
Гөлназ Кашаф кызы 2007 елдан “Актаныш таңнары” газетасында актив хәбәрче булып тора. Хәмит Миңнегалиев премиясенә 2010 елда ук лаек булды. Авыл тарихы белән кызыксына, иҗат эше белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә 5 китап авторы. Үзенең эш тәҗрибәсен район һәм республика күләмендә тарата. “Тел – мәңгелек хәзинә”, “ФДББС кысаларында планлаштырылган нәтиҗәлелекне тәэмин итүче педагогик технологияләр”, “Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укыту-тәрбия процессында инновацион белем бирү технологияләре” җыентыкларындагы методик язмалары игьтибарга лаек. 2018-19 нчы уку елында “Яр Чаллы дәүләт педагогия университтеты” ФДББУ региональ инновацион мәйданчыгында “Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм чаралары: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе” темасы буенча эшләве, шул ук уку йорты доцентлары тарафыннан рецензияләнгән “Уеңны уйдырып сал" электив курсы авторлык программасы да югары бәяләнде. 

Ел саен Г.К.Муллагалиеваның укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча фән олимпиадасының муниципаль һәм республика йомгаклау туры җиңүчеләре һәм призерлары булалар. 

Реклама

Гөлназ Кашаф кызы һөнәри конкурсларда да уңышларга ирешә: “Ел укытучысы – 2015” бәйгесендә “Туган телне саклау” номинациясендә – җиңүче, 2016 нчы елда “Белем җәүһәрләре” VII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең “Укытучы – җәүһәр” номинациясендә – дипломант, 2017 нче елда Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс конкурсының муниципаль этабында - җиңүче (2 нче урын), “Ел укытучысы – 2018” (Класс җитәкчесе - 2018”) нче елда “Тәрбиягә иҗади караш” номинациясендә - җиңүче”, 2019 елда “Ел укытучысы – 2019” бәйгесе кысаларында узучы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе буенча абсолют җиңүче исемнәренә лаек булды. 

2018 нче елда “Актаныш районы укытучылары белән интернет челтәре аша педагогик элемтә” проектын гамәлгә ашырса, 2020-2021 нче уку елында үсеп килүче яшь буында туган телне, аның тарихын, ил вакыйгаларын, күренекле якташларыбыз иҗатын өйрәнүгә, телебезгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләүгә, иҗади эшчәнлек ярдәмендә үз-үзен күрсәтүгә омтылыш тәрбияләүгә һәм сәләтле балалар белән эшләүгә юнәлтелгән “Без – Нур Баян оныклары” һәм “Без – сәләтлеләр” проектларын тормышка ашыру өстендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев