Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татар барда Сабантуй бар! (фотолар)

Район Сабан туе, гадәттәгечә, халкыбызның бердәмлеген, башка милләтләр белән дус-тату яшәвен чагылдырган җырлы-биюле тамаша белән башланып китте. Районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре, авыл җирлеге башлыклары бизәлгән тарантасларга утырып мәйданнан узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Актаныш халкына юллаган Сабантуй котлавы белән таныштырды. Энгель Нәвап улы үз исеменнән авыл хуҗалыгы берләшмәләре, фермер хуҗалыкларының барлык игенче, терлекчеләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Быелгы яңгырсыз елда узган еллардагы мул уңыш көтелмәвен искәртте, шулай да табигать афәтенә бирешми, басудагы культураларны әрәм итми, терлекләргә сыйфатлы азык әзерли алсак иде, диде. Сабан туе бәйрәменә районның барлык тармакларының- мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, мәдәният, сәнгать һәм башка эшчәнлек юнәлешләренең яңадан- яңа күрсәткечләр белән килүе зур сөенеч. Мәйдан түренә хезмәтләрендә уңышларга ирешкән коллективларның җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәр чакырылды, алар бар халык каршында, алкышлап хөрмәтләнделәр.

Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белән, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм һөнәри эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен”Ташкын” ҖЧҖ  җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә өлеш кертүе, күпьеллык нәиҗәле хезмәте өчен “Спорт мәктәбе”нең көрәш буенча тренеры Илфир Әнвәровка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” , республикада юл төзелеше тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш юллары” ҖЧҖ башкарма директоры Радик Гаязовка “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Реклама

Күпрьеллык намуслы хезмәтләре өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Диүс Мөхәметдинов ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.

“Нигез”ҖЧҖ механизаторы Ильмир Вәлиев һәм Нур Баян исемендәге ҖЧҖ механизаторы Фарис Бәдертдинов, “Чәчер” ҖЧҖ механизаторы Ильяс Вәлиев район башлыгының Мактау кәгазе, район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге баш белгече Альбина Гәрәева, “Актаныш” агрофирмасы савымчысы Айгөл Корбанова, “Әнәк” агрофирмасы ҖЧҖ савымчысы Дилә Шәйхуллина, “Чишмә” агрофирмасы ҖЧҖ савымчысы Гөлнара Муслухова район башлыгының мактау кәгазе белән хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев