Татар-башкорт дуслыгын дәвам итеп...
Бүген районыбызда күрше Башкортстан республикасы Туймазы районының актив ветераннары кунакта булдылар. Аларны аскы Актаныштагы ветераннар йортында район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм актив ветераннар каршы алды.
Ике арадагы дуслык хисе инде шактый еллар дәвам итә. Безнең район делегациясе район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев белән берлектә Туймазы шәһәрендә булып, үзләренең эчтәлекле концерт программасын да күрсәтеп кайтканнар иде. Анда алган тәэсирләре әле дә күңелләрендә саклануын яшерми алар. Узган ел да Туймазы ветераннары районыбызда булып, истәлекле урыннар белән танышып, өлкәннәребез белән аралашып киткәннәр иде. Быел инде Туймазы районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе Адонис Фазуллин үзе белән башка ветераннарны алып килгән. Чөнки аларның да Актанышны күрәселәре килүен бәян итте ул.
Безнең ветераннарыбыз аларны якты йөз, татар халкының милли ризыгы булган чәк-чәк белән каршы алдылар. Аскы Актанышның ветераннар йортында “Гәрәбә” клубына йөрүче өлкәннәр кунаклар өчен моңнарын кызганмады. Күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлады, өздереп биеде.
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова кунакларны үзебезнең җирлектә күрүгә шат булуын яшермәде.
– Безнең Актаныш районында 30 меңгә якын кеше яши. Шуларның 9700ен ветераннар тәшкил итә. Алар актив тормыш белән яши. Районыбызның шушындый гүзәл дәрәҗәгә җитүендә аларның үз чорларында куйган хезмәтләре ята. Бүген дә алар бер чаралдан да читтә калмыйлар. Яңа идеяләр, фикерләр белән янып яшиләр. Аларның киңәшләре безгә һәрвакыт ярдәм итә. Сезнең белән шушылай аралашу да бик матур күренеш дияр идем. Киләчәктә дә дуслык җепләре дәвам итәр дип ышанам. – диде.
– Татарстан, Башкортстан ике тугандаш халык. Актаныш - Татарстанның чигендә урнашканлыктан, Башкортстаннан килгән кунакларны кабул итүче район да булып тора. Без кунакларга шат. Чөнки ике тугандаш халык бергә яши икән, аннан берәү дә оттырмый, киресенчә ота гына дияр идем. Сездәге матур башлангыч, Ык буе сабантуйлары бездә дә дәвам итте. Без сезгә һәрвакыт шат. Сезне үзебезнекеләр итеп кабул итәбез, -дип Нурулла Нурлыев кунакларга истәлек бүләге тапшырды.
– Актаныш-Туймазы арасындагы 150 чакрымны 15 чакрым итеп кенә сизәбез инде. Дуслык җепләребез көннән-көн ныгый бара, шуңа сөенәбез. Без Татарстанны яратабыз. Сезгә матурлыклар күрергә киләбез. Килгән саен сез аны арттырып торасыз. Шушылай матур итеп яшәргә кирәклекне башкаларга да күрсәтергә кирәк. Бездә Фәнил Гыйльметдин улы Галимов дигән бик уңган егет бар. Ул Рәсәйдәге татар авыллары эшмәкәрләренең ассоциациясен җитәкли. Ул да сезгә сәламәнәрен җибәрде, -диде Адонис Фазуллин.
Һәм Нурулла Нурлыева аның Рәхмәт хатын, кулдан эшләнгән сәгать бүләк итте.
Ул шулай ук яшьләрдә зурларга ихтирам тәрбияләү, туган илгә, туган районга, туган төбәккә карата мәхәббәт тәрбияләү төп максатларының берсе икәнлеген дә бәян итте. Шул уңайдан мәктәпләрдә балалар белән патриотик темага очрашулар алып баралар.
–Тугандаш республиканың ветераннар советлары белән тыгыз бәйләнештә эшләп киләбез. Озак еллар Әлмәт, Азнакай, Баулы, Ютазы, Лениногорск районнары белән элемтәдә торабыз. Нигездә, башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре белән йөрибез. Үзебезгә бик күп файдалы әйберләр алабыз. Аларны эшчәнлегебездә кулланабыз. Социаль туризм буенча Уральскийга, Волгоградка бардык, Татартсанның бик күп шәһәрләрендә булдык, –ди ул.
Безнең районда исә кунакларга күрсәтердәй истәлекле урыннар бик күп. Кунаклар көн дәвамында алар белән танышып йөрделәр. Аеруча быел гына ачылган Әнәктәге “Бабайда кунакта” паркына соклануларын яшермәделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА16800
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.15600
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.20400
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.37300
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.52800
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.40100
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?80200
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.72700
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..59200
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?45500
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
21 май 2022 - 16:50Актанышлылар Изге Болгар җыенында катнаштыБүген, 21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" мөселманнар корылтае узды. 21 майда узачак, анда районыбыздан 60тан артык райондашыбыз катнашты.10200
-
21 май 2022 - 15:33Балалар иҗат үзәгенең "Серле сәнгать" түгәрәгенә йөрүчеләр Бөтенроссия рәсем конкурсында җиңү яуладыБалалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче "Серле сәнгать" түгәрәгенә йөрүче балалар Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашты.6600
-
21 май 2022 - 15:07Авылдашлары танылган шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алдыБүген Усы авыл мәдәният йортында Качкын авылында туып-үскән күренекле шәхес, язучы, галим Фарсель Зыятдиновны искә алу узды.12700
-
21 май 2022 - 14:59Иске Кормаш авылында яугир Рамазан Әзһәмов яшәгән йортка истәлек тактасы куелдыИлебез чикләрен саклап интернациональ бурычын үтәгән батырларның исемен мәңгеләштерү дәвам итә.10300
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла64900
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.73100
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.82900
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)54500
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.52800
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.59900
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.58501
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?80200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика