Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары: ковидка каршы чараларны бозу күп тапкырга арткан

Ике атна элек көненә 200-400 хокук бозу очрагы теркәлгән, хәзер – 500-600, дип билгеләп үтте Алексей Соколов.

Соңгы вакытта Татарстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозуны ачыклау кискен артты. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары - полиция җитәкчесе Алексей Соколов сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Иң күп хокук бозулар сәүдә объектларында, шулай ук җәмәгать транспортында ачыклана. Анда кайберәүләр битлек киеп йөрми һәм тиешле дистанцияне саклап калу турында оныта.

«Шул ук вакытта без ачыклаган тәртип бозулар саны берничә тапкыр артты. Әгәр ике атна элек без көн саен 200-400 хокук бозу очрагын ачыкласак, бүген алар — 500-600 очрак. Атна саен судларга 2,5 меңнән артык беркетмә җибәрелә», — дип белдерде Соколов.

24 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан территориясендә 95,5 меңнән артык административ хокук бозу очрагын булдырмый калган. Беркетмәләрнең 94% ы инде судларда каралган. Суд карарлары буенча 23 юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеге туктатылган. Вазыйфаи затларга якынча 3,4 мең административ материал төзелгән.

Моннан тыш, республикада чит илдән кайткан гражданнарның ковидка каршы чараларны үтәүләре тикшерелә. ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары мәгълүматы буенча, авиарейслар белән 24,3 мең татарстанлы кайткан. Аларның 80% ы нәкъ аэропортта тикшерү узган.

"Калганнар яшәү урыны буенча тикшерү үтә", - дип өстәде Соколов.

Ранее ИА «Татар-информ» сообщало о том, что Президент Татарстана Рустам Минниханов призвал жителей республики не расслабляться из-за малого количества случаев заболевания Covid-19. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев