Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 82 яңа электрон хезмәт эшли башлады

Цифрлы министрлык командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Татарстанлылар өчен электрон рәвештә күрсәтелә торган яңа хезмәтләр арасында :

Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары;
ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы;
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һ. б. иң күп хезмәт күрсәтүчеләр.


«Хәзерге вакытта башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән бергә алып бара торган эш иң мөһиме. Социаль әһәмияткә ия булган барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү Россия Президенты тарафыннан "Цифрлы икътисад" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында купелган конкрет бурыч ул.

  – Татарстан территориясендә күрсәтелә торган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматта халык өчен ачык булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Цифрлы трансформация  Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш милли максатның берсе булып тора.  Массакүләм Социаль әһәмияткә ия хезмәтләр күрсәтүне 95% ка кадәр электронлаштырырга кирәк.

"Халык һәм бизнесның дәүләт белән уңайлы һәм тиз хезмәттәшлеге-безнең команда үз алдына куйган өстенлекле максатларның берсе. Җир эшләрен башкаруга ордер, төзелешкә рөхсәт алу яки, мәсәлән, күп балалы гаиләләргә таныклык алу һәр кеше өчен җиңел һәм аңлаешлы булырга тиеш. Республиканың дәүләт хезмәтләре порталы халык белән хакимият органнары арасында турыдан - туры аралашу өчен оптималь мөмкинлек бирә», - дип шәрехли ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев