Актаныш

Татарстан Федераль салым хезмәте җитәкчесе Mercedes һәм Porsche хуҗаларына юлларда тикшерү вәгъдә итте

Премиум-класслы автомобиль хуҗаларының дүрттән бер өлеше транспорт салымын түләми.

2020 елда кыйммәтле автомобиль хуҗаларын ЮХИДИ хезмәткәрләре, салым органнары һәм суд приставлары вәкилләре катнашында автомобиль юлларында массакүләм тикшерүләр көтә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта узган киңәшмәдә белдерде.

«Мин инспекция башлыкларының игътибарын, премиум-класс һәм элиталы күчемсез милек автомобильләре хуҗаларына юнәлтәм. Кызганычка, республикада кыйммәтле автомобиль хуҗаларының чиреге транспорт салымын ирекле рәвештә түләми. “Mercedes” һәм “Porsche”да йөриләр, ә салым түләргә теләмиләр», – диде Сафиуллин 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәүгә багышланган киңәшмәдә.

«Мондыйларга без мәҗбүри җәза чаралары кулланабыз, ә быелдан ЮХИДИ һәм суд приставлары белән берлектә юлларда автомобильчеләрнең барысының да милек салымнарын түләү-түләмәүләрен тикшерәчәкбез. Бурыч булган очракта транспорт чарасы штраф тукталышка куелачак", - дип өстәде ул.

Сафиуллин сүзләренә караганда, октябрьдә 2,2 млн татарстанлы салым уведомлениеләрен электрон кабинетларда яки почта аша ала башлаячак. "Якынча исәпләүләр буенча, көтелгән салым суммасы 7,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 500 млн.сумга күбрәк», – дип билгеләп үтте докладчы.
 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча киңәшмәсе узды. ТР Президенты бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: