Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан халкы көненә Covid-19 темасына 150гә кадәр спам-хат ала

Республиканың төп предприятиеләренең берсе ялган хәбәрләрне декабрьдә үк ала башлаган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында CyberART (Татарстан InnoSTage) кибер яклау сервислары операторы мәгълүматларына сылтама белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мисал итеп китерсәк, декабрьдә, коронавирус тарала гына башлаганда, Татарстанның төп предприятиеләренең берсендә көн саен 1-2 фишинг яки спам-хәбәрләр теркәлгән, алар шәхси саклану чаралары сату белән бәйле», — диелгән хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар таратылган, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.

Реклама

«Фишинг хәбәрләр төрле оешмалар: Россия кулланучылар күзәтчелегеннән санитар эшкәртүнең яңа таләпләре, Хезмәт министрлыгыннан больничныйларга түләүнең яңа кагыйдәләре, салым органнарыннан салымнарны кире кайтару дип һәм эпидемиягә бәйләп башкалар исеменә яшеренеп килә», — дип сөйләде агентлыкка SearchInform мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алексей Дрозд.

Явыз ниятлеләр бу хәлдән актив файдалана: күпсанлы фишинг битләре, янәсе, битлек яки коронавируска тестлар сатучы сайтлар барлыкка килә. Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев