Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан халкын ял көннәрендә яңгырлы һәм җилле һава торышы көтә

Республикада температура фоны түбәнәюе дәвам итәчәк.

Ял көннәрендә Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә. Һава торышы төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында формалашачак. 

18 сентябрьдән 19 сентябрьгә каршы төндә республикада урыны белән яңгыр явачак, җылылык  +6дан алып +11 градуска кадәр булачак. Көндез актив атмосфера фронты үткәндә төрле интенсивлыктагы яңгырлар һәм көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Термометр баганасы +15 градуска кадәр күтәрелә.

Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Һава торышының тотрыксыз булуы көтелә, вакыт-вакыт яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан искән  җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Температура фоны түбәнәюе дәвам итәчәк: төнлә +2дән +8 градуска кадәр, көндез +13 градуска кадәр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев