Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады

Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә. Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны (мәсәлән, теркәлү адресы#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казан Нигъмәтуллин, 5 йорт, фатир, 9).

Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә.

Реклама

Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип саналаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев