Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Хөкүмәтендә күчеп килүчеләрне вакытлыча урнаштыру буенча оператив штаб булдырылды

Бүген Министрлар Кабинетында штаб утырышы узды. Аның эшенә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелек итте.

       Штаб утырышында авыр тормыш хәлендә калган 1000 кешене кабул итәргә әзер булулары турында хәбәр иттеләр. Качакларны урнаштыру өчен «Санта», «Жемчужина», «Ливадия», «Васильево» шифаханәләре билгеләнгән. Барлык пунктлар да тулы әзерлекне раслады.

Поезд Татарстанга якындагы сәгатьләрдә кузгалыр дип көтелә. Казанга килгәч, барлык эвакуацияләнүчеләрне автобуслар белән вакытлыча яшәү урыннарына озатачаклар. Халыкны кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр, кирәк очракта, медицина ярдәме күрсәтәчәкләр.

Мәҗбүри күченүчеләр арасында балалар һәм хатын-кызлар күп булуын исәпкә алып, штаб утырышында аларга кирәкле ярдәм белән тәэмин итү өчен профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга аерым бурычлар йөкләнде.

 Штабның чираттагы утырышы иртәгә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев