Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары Казан ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк

Һәр муниципаль район мәгариф учреждениеләре белән берлектә, үзләренең сәүдә мәйданчыкларын оештырачаклар.

Казанда 26 сентябрьдә Татарстан мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгын көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән берлектә күрсәтәчәк», - диелә хәбәрдә.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән камыр ризыклары, консервланган һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук агач һәм металлдан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, тегү әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь архитекторлар, столярлар, тимерчеләр, келәм осталары эшләнмәләрен сатып ала, шулай ук республиканың муниципаль районнары укучылары әзерләгән иҗади номерларны бәяли алачак.

Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы берничә номинация буенча узачак: «ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен», «ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен», «күргәзмә продукциясенең иң яхшы ассортименты өчен», «продукция сатуда иҗади якын килү өчен», «ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырган өчен».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев