Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Конституциясе көнендә Иске Байсар, Әтәс һәм Уразай җирлеге башлыклары автомобиль белән бүләкләнде

Бүген Татарстан Конституциясе көнендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Җиңүчеләргә җиңел автомобильләр тапшырылды. “Без инде озаклар вакытлар муниципаль җирлекләргә булышабыз. Соңгы елларда аларга 2,5 меңннән артык автомобиль бирелде. Мин муниципалитетларда эшләүчеләрне – безнең ныклы терәгебез дип саныйм. Алар хакимият һәм халык арасында булып иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр”,– диде Рөстәм Миңнеханов. 

Быел конкурска 200 авыл җирлеге катнашу өчен гариза язган.  100 җиңүче арасында
Актаныш районыннан  Иске Байсар, Әтәс һәм Уразай җирлекләре дә бар. 

Район башлыгы Энгель Фәттахов белән җиңүче җирлек башлыклары бүгенге тантанада катнашып автомобиль ачкычларына ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев