Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафат

Балык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Хәйруллин коронавирус белән хастаханәдә яткан булган.

Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафат. Бу хакта көрәш җанатарларына «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров хәбәр итте.

Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры, Балык бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Гарифулла улы Хәйруллин вафат. Соңгы көннәрдә ул коронавирус белән хастаханәдә яткан дип хәбәр итә «Шәһри Казан».

Равил Хәйруллинга 67 яшь була.

Реклама

Равил Гарифулла улы Хәйруллин 1954 елның 1 февралендә Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск районында туа.
1980 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
1980-1994 елларда — Арча районында баш зоотехник, аннары колхоз рәисе булып эшли.
1994-1998 еллар-администрация башлыгының беренче урынбасары, аннары Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1998 елда Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли башлый. Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры.
Хәзерге көнгә кадәр Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директор вазифаларын үтәде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев