Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан мәктәпләрен ремонтлауга 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде

Гомуми белем бирү оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә уйлыйлар, республикада барлыгы 36 мәгариф учреждениесенә ремонт ясала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.

Реклама "Мәктәпләрне ремонтлау буенча 15 августка төп төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады Насыйров.

Ул һәр мәктәптә барлык төзелеш эшләре вакытында тәмамланыр дигән өмет белдерде.

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 36 мәктәп керә. 10 июльгә 32 объектта эшләр алып барыла, дүртесендә эшләр төгәлләнгән инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме 3130,5 млн сум тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев