Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Президенты Россиядә беренче газ-моторлы «Чайка-СПГ» теплоходында йөрде

Теплоход Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында төзелгән һәм 2020 елның августында суга җибәрелгән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты сыекландырылган табигый газда эшләү өчен төзелгән Россиядә беренче пассажир елга судносын карады. Рөстәм Миңнеханов анда Казансу елгасы буйлап йөреп карады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты презентациядән соң Казансу буенча „Чайка-СПГ“ газ-моторлы теплоходында йөзде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә проектны эшләүчеләр озата йөрде», — диде ул.

Республика җитәкчесе өчен судноны «Ак Барс» судно төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, «Чайка-СПГ» судносы пассажирларны ташуга керешергә әзер.

«Чайка-СПГ» теплоходы Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында төзелгән һәм 2020 елның августында суга җибәрелгән. Суднога 176 кеше сыя, аның озынлыгы — 58,8 метр, киңлеге — 10,8 метр. Теплоход түбән күперләр астында узарга сәләтле булгач Казан эчендә дә пассажирларга хезмәт күрсәтә ала.

tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев