Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан «Үсеш нокталары»на илкүләм проект нигезендә 175 млн сумлык җиһаз алынды

Демография» илкүләм проекты нигезендә республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен 52,9 млн сумга 5 автобус, спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынды.

һә2021 елда Татарстанның 114 гомуми белем бирү оешмасында урнашкан «Үсеш нокталары» үзәкләренә яңа җиһазлар һәм укыту әсбаплары сатып алынган. Бу максатларга «Мәгариф» илкүләм проекты нигезендә 175 млн сум акча тотылган. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук «Демография» илкүләм проекты нигезендә республиканың тугыз спорт мәктәбе өчен 52,9 млн сумга 5 автобус, спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алынды.

«Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә 743 китап басмасы цифрлаштырылды, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары кирәкле техника белән тәэмин ителде. Моның өчен 4,8 млн сум тотылды.

Реклама

2021 ел башыннан Татарстанда 112,4 млн сумлык 548 урманнарны янгыннардан саклау һәм урман хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Техника урманнарны янгыннардан торгызу, урман утырту һәм саклау өчен кирәк. Эшләр «Экология» илкүләм проекты нигезендә үткәрелде. Моннан тыш, агымдагы елда 3,9 мең гектарга якын урман торгызылды.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев