Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан сөт сату күләме буенча алдынгылар исемлегенә кергән

9 мартка булган мәгълүматлар буенча, республикада бер сыердан тәүлегенә уртача 17,4 кг сөт савып алалар.

1 мартка булган мәгълүматлар буенча Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт сату күләме буенча алдынгылар исемлегенә кергән.

«Иң зур күләмдә Татарстан, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия саткан», — дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы оешмалары бер тәүлектә 3687,6 тонна сөт саткан. Бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк.

Министрлыкның  9 мартка булган мәгълүматлары буенча, Татарстанда бер тәүлектә бер сыердан уратча 17,4 кг сөт савып алына, бу узган елга караганда 1 кг га күбрәк.

Элек хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстан предприятиеләре 738 мең долларга Венгриядән сыерлар кайтарткан.

Диләрә Галиева 

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев