Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан студентлары 2 млн сумнан артык грант отты

Студентлар клубы милли лигасының Бөтенроссия слеты Казанда 26нчы сентябрьдә тәмамланды.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, милли студентлар клублары лигасының бөтенроссия слеты 26 сентябрьдә Казанда тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча республика проектлары 2 миллион сумнан артык грант акчасы алды.

"Студентлар - җәмгыятьнең инициативага, максатчанлыкка ия аерым бер өлеше, алар -  безнең республиканың һәм тулаем Россиянең киләчәгенә нигез. Бу көннәрдә Казан яшьләр башкаласына әверелде", - дип билгеләп үтте министр  Дамир Фәттахов.

Ул слетның һәр студентын котлады һәм слетта алган белемнәр, дуслык һәм тәҗрибәнең алга таба да кирәк булачагына ышаныч белдерде.

Слетта Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды, анда йөздән артык проект грантлар өчен көндәшлек итте. Акчаны илнең 16 төбәгеннән 8 млн сумнан артык суммага 26 проект алды, шуларның 2 сенщ Татарстан студентлары лаек булды.

Нелля Пулатовага “Профессионаллар лигасы” программасына 450000, Рөстәм Сәлахетдиновка яшьләр медиа платформасы өчен шулай ук, 450000 сум күләмендә грант бирелде. Моңардан тыш, Тимур Азанчеев “Яшьләр сукмагы” туристик Хакатонны тормышка ашыру өчен 450000 сум грант алуга иреште. Ә Диләрә Сафина Казанда “Халыклар дуслыгы” чит илләр студентлары спартакиадасы оештыру өчен 350000 сум грант алды. Шундый ук сумманы шәһәр марафонын тормышка ашыру максатыннан Даниил Шейко алды, Алинә Сәләхиева да татар телендә интеллектуаль уен рәвешендәге “Әйдә” проектына 70000 сумлык грантка лаек булды.

Реклама

«Бу минем беренче җиңүем, моңа озак бардым. Бу хис-тойгылар көчле, мин һәр күзәнәккә шатлык хис иттем, моңа һаман да ышанмыйм», — диде «ТИСБИ» Идарә университеты студенты Тимур Азанчеев.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия студентлар лигасы слетында Татарстан медиашколлективы Кырым студентларын кызыксындырган.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев