Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан туристларның ял чыгымнары компенсацияләнәчәк төбәкләр исемлегенә керде

Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан аңлату эшләре алып барырга, кешеләргә аларның нинди хәлдә һәм нинди шартларда компенсациягә дәгъва кыла алуын төшендерергә кушты.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан туристларның ялга сарыф ителгән чыгымнары компенсацияләнәчәк төбәкләр исемлегенә керде. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Чыннан да, Татарстан Республикасы 15 августтан башлап илгә килгән туристлар кайбер таләпләр һәм шартларны үтәгән очракта компенсация алачак төбәкләр исемлегенә керде. Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан аңлату эшләре алып барырга, кешеләргә аларның нинди хәлдә һәм нинди шартларда компенсациягә дәгъва кыла алуын төшендерергә кушты. Якын көннәрдә мондый эшне Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә үткәрәчәкбез, тиешле аңлатма биреләчәк», - диде Галимова.

Ул туризм тармагының пандемия шартларында иң нык зыян күргән өлкәләрнең берсе булуын искәртте. Шундый акция оештыру турындагы карар (ул федераль Хөкүмәт тарафыннан кабул ителде һәм кичә ил Премьер-министры аны Дәүләт Думасы утырышында яңгыратты) туристларны җәлеп итү алымнарының берсе булачак.

«Инде хәзер үк республикага килүче туристларның саны акрынлап арта башлады. Казан Кремле белән көн саен ничә кеше танышудан чыгып, сез моны үзегез дә күрә аласыз», - диде Галимова.

Россиядә ял итәргә ниятләгән туристларның турлар сатып алуга тотылган чыгымнарын компенсацияләячәкләр. Кешбэкның күләме 5-15 мең сум тәшкил итәчәк. Компенсацияне быелның 15 августыннан 20 декабрьгә кадәр ким дигәндә 5 көн дәвам иткән турпакетлар юнәтү өчен алырга мөмкин. Түләү «Мир» картасы белән башкарылырга тиеш.

https://tatar-inform.tatar/news/society/23-07-2020/tatarstan-turistlarny-yal-chygymnary-kompensatsiyal-n-ch-k-t-b-kl-r-isemlegen-kerde-5758666

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев