Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 18 меңгә якын кеше җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләде

Татарстанда яшәүчеләргә җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренең 2021 елда башкарган эшләрен бәяләргә тәкъдим иттеләр. Сораштыруда 17,8 мең кеше катнашты. 

           Респондентларның күпчелеге республикада 10 елдан артык (85 процент) яши. Сораштыруда иң күбе урта яшьтәге (71 процент) һәм яшьләр (25 процент) катнашты. Катнашучыларның 85 проценты — хатын-кызлар. 

Шулай итеп, транспорт хезмәте күрсәтүдән Апас (76%), Әтнә (74%), Саба (72%), Яңа Чишмә (73%), Теләче (71%), Саба (94%), Кайбыч (85%), Алексеевск (78%), Әлки (78%) һәм Апас (78%) районнарында яшәүчеләр аеруча канәгать.

Кайбыч һәм Нурлат районнары электр энергиясенең сыйфаты буенча югары бәя (99%) алды, газ белән тәэмин итү сыйфаты буенча — Нурлат (100%), җылылык белән тәэмин итү сыйфаты буенча — Апас (96%).

Реклама

Чаллыда су белән тәэмин итү (82%) һәм канализация (85%) оешмасыннан иң зур канәгатьлек теркәлгән. 

Татарстан Икътисад министрлыгы 2022 ел өчен сораштыруда катнашырга чакыра. Аны Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында узарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев