Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Тиздән 32 градуска кадәр эсселек көтелә

5 июльдә Татарстанда җылы һава торышы саклана, әмма аннан соң һава температурасы шактый күтәреләчәк. Шулай итеп, пәнҗешәмбе көнне термометр баганалары көндез 30 градустан уза, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Сишәмбе көнне, коры һава торышы көтелә, Татарстанның көнчыгыш районнарында гына кыска вакытлы явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы була, көндез 19-24 градуска кадәр күтәрелә.
Чәршәмбе көнне, 6 июльдә, антициклон йогынтысында һава ныграк җылына башлаячак. Төнлә — 7-12 градус, көндез 24-31 градус кадәр җылы була. Явым-төшем көтелми.

7 июльдә төнлә температура 9-14 градустан түбән төшмәячәк. Ә көндез, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырларга карамастан, һава 26-31 градуска кадәр җылыначак.

Җомга һәм ял көннәрендә төньяк-көнбатыш антициклон Татарстанга тагын да эссе һава торышы китерәчәк - көндезге сәгатьләрдә 27-32 градус эссе була. Шулай ук яшенле яңгыр көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев