Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 400дән артык IT-компания дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында, РФ Хөкүмәте Россия эшләнмәләр әзерләүче компнаияләргә 20 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Радик Гыйсмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, Татарстанның 400 дән артык IT-компаниясе һәм стартаплары дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак.
 

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында стартаплар өчен уңай шартлар тудырылган инде һәм аларның саны даими рәвештә арта, шуңа күрә аларны санау бик кыен. Сайлап алуның төгәл критерийлары билгеләнүгә, командалар белән төзелгән коммуникацияләр системасы безгә дәүләт ярдәме таләп ителә торган стартапларның санын оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде Гисмятов.
 

Реклама

Министр урынбасары сүзләренчә, инде хәзер хакатоннар кысаларында стартапларның саны шактый зур булуы сизелә. Мондый барлык фирмаларга да дәүләт ярдәме таләп ителми. Инвесторлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә кызыклы булган яңа компанияләр дә бар.

Ул искә төшергәнчә, "Цифрлы икътисад" милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте 2024 елга кадәр программа продуктлары булдыру өчен якынча 20 млрд сум бүлеп бирәчәк. Компанияләр елына 250 млн сумга кадәр акча ала алачак, әмма үз чыгымнары суммасының 50% тан артыгы түгел. Шулай ук яңа продуктлар прототипларын эшләүгә стартапларга грантлар бирү һәм аларны базарга чыгару каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев