Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда 441 яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды

Татарстанда 441 яшь гаилә яңа торак программасы буенча фатир алды Әлеге программа 2020 елның июлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/02-07-2021/tatarstanda-441-yash-gail-ya-a-torak-programmasy-buencha-fatir-aldy-5828896

Татарстанда 441 яшь гаилә 2020 елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча фатир алды. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатир алды.

Реклама

«Яңа программаны тормышка ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев