Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда алты мең яшь гаилә социаль ипотека буенча торак ала алачак

Ярдәм чарасыннан ир белән хатынның икесенең берсенең яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр файдалана ала.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Тиешле карар Республика Президенты кушуы буенча Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

«Рөстәм Миңнеханов яшьләргә, бигрәк тә катлаулы икътисади вазгыять шартларында, системалы ярдәм күрсәтүнең мөһимлегенә игътибар итте», – дип искәртте Галимова.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарыннан күренгәнчә, ярдәм чарасыннан ир белән хатынның икесенең берсе яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр файдалана ала.

«Без бу чара демографик хәлне яхшыртуга да, республиканың шәһәр һәм районнарында яшь белгечләрне беркетүгә дә ярдәм итәр дип бик өметләнәбез», – диде Татарстан Президенты.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/18-07-2020/tatarstanda-alty-me-yash-gail-sotsial-ipoteka-buencha-torak-ala-alachak-5757551

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев