Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда автомәктәпләр рейтингын төзегәннәр

Экспертлар Дәүләт автоинспекциясенә имтиханнарны беренче тапкырдан ук тапшырган автомәктәпләрне ачыклаган, антирейтинг зур зыян китергән юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча төзелгән.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Автомәктәпләр федерациясе 2020 елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы һәм иң начар мәктәпләре рейтингларын төзеде. Исемлекләр оешманың рәсми сайтында чыкты.

Иң яхшы автомәктәпләр рейтингында экспертлар Дәүләт автоинспекциясенә имтиханнарны беренче тапкырдан ук тапшырган автомәктәпләрне ачыклаган.

Исемлектә беренче булып Кама Тамагында «Багира» автомәктәбе тора. Беренче тапкырдан «теорияне» бу мәктәп укучыларының 74 проценты тапшырган, «мәйданчык»ны — 96 процент, ә «шәһәр»не — 95 процент. Икенче урында — Татарстан Республикасының Буа ОСТО оешмасы, өченче урында Нурлаттагы «Илона» автомәктәбе тора.

Казан мәктәпләре арасында иң югары позициядә «А-Мастер Класс» автомәктәбе тора, ул 24 нче урында. Соңгы 179 нчы урында Чаллының «Руц» автомәктәбе, аны тәмамлаучылар ярты ел дәвамында беренче тапкырдан теорияне, шәһәрдә йөрүне бирә алмаган. Ә «мәйданны» имтихан бирүчеләрнең өч проценты гына беренче тапкырдан тапшырган.

Реклама

Антирейтинг зур зыян китергән юл-транспорт һәлакәтләре нигезендә төзелгән. Анда ике елга кадәр стажлы булып авариягә очраган шоферлар тәмамлаган автомәктәпләр кергән. 

Әлмәттә «Джек 116» автомәктәбе антирейтингында алда бара. 2018-2019 елларда ул 28 кешене укыткан, шуларның берсе авыр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Икенче урында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында автомәктәп, өченче булып Казандагы «Автоспецсервис» тора.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X