Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда бер ир туганының эченә чәнечке кадап үтергән

Ир туганнар дуслашырга да өлгерәләр, әмма алган тән җәрәхәте берсенең гомере өзелүгә сәбәпче була.

         Яшел Үзәндә 33 яшьлек ир туганының эченә чәнечке белән кадаган. Аңа карата «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү һәм аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

         Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир 36 яшьлек абыйсына кунакка килгән. Шактый гына кәеф-сафа корып утырганнан соң ирләр арасында низаг чыккан. Ярсыган туганның берсе икенчесенең эченә берничә тапкыр чәнечке белән кадаган. Ирләр шул кичтә дуслашалар да, тик соң була.

          Зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми һәм берничә көннән үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев