Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда бер үк вакытта биш яңа спорт объекты ачылачак

Әлеге проект 1 миллиардтан артык бәягә төште, акча республика бюджетыннан бүленде.

16 декабрьдә Татарстанның биш районында тантаналы рәвештә ике ябык боз шугалагы һәм өч универсаль спорт залы ачылачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лаеш бистәсендә беренче ябык боз сарае барлыкка киләчәк, анда яшәүчеләр тимераякта шуа һәм хоккей белән шөгыльләнә алачак. Шундый ук спорт объекты Балык Бистәсе районында ачылачак.

Спорт корылмалары ачу 1 миллиард сумнан да артыкка төште, акча республика бюджетыннан бүленде.
2018нче елдан башлап, республикада спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлтелгән программа эшләп килә. Соңгы ике елда шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә ике боз мәйданчыгы, сигез бассейн һәм җиде универсаль спорт залы барлыкка килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев