Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда чикләүләр бетерелә

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләүләрнең тагын бер өлеше гамәлдән чыгарыла.

Тиешле карарны Премьер-министр Алексей Песошин имзалады.

Шулай итеп, Министрлар Кабинетының 591нче номерлы карары нигезендә 15 июньнән башлап:

– ачык һавада аттракционнар эше рөхсәт ителә;

– 40 кв.метрлы мәйданда 10 кешедән дә артмаган очракта никах теркәү рөхсәт ителә. Әгәр мәйдан 40 кв.метрдан арта икән, тантанада күбрәк кеше дә катнаша ала (бер кешегә 4 кв. м туры килергә тиеш);

– ачык һавада банкетлар үткәрү рөхсәт ителә. Әмма анда катнашучылар саны 50дән артмаска тиеш;

– Татарстанга чит илдән кайтучыларга обсерваторларда мәҗбүри үзизоляция режимы гамәлдән чыгарыла. Алар тору (яшәү) урыннарында карантин шартларын үтәргә тиеш;

– җәмәгать туклануы объектлары өстәлләр арасындагы ара кимендә 1,5 метр, бер өстәл артына 4 кешедән дә утыртмаган очракта эшли. Бина 50 процентка гына тулган булырга тиеш;

– берәмләп сату объектлары — сәүдә үзәкләре һәм нокталары эше рөхсәт ителә (бер кешегә (хезмәткәрне дә исәпкә алып) 4 кв.м туры килергә тиеш).

Антисептиклар булуы, битлек-пирчәткәдән йөрү шарт. Бина даими дезинфекцияләнергә тиеш;

Кинотеатрлар, кальян, төнге клублар, балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшенә, массакүләм чараларга бәйле тыю саклана.

Таксида (балигъ булмаган затларны исәпкә алмыйча) ике пассажирны йөртү рөхсәт ителә.

Vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев