Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда дарулар китерү өчен 10 электрон хаб ачылачак

Тиздән Казанда дарулар белән дистанцион сату итә торган «еАптека» операторы челтәре булачак.

Татарстанда дару препаратларын китереп җиткерү өчен ун электрон хабтан торган челтәр булдырылачак. «еАптека»ның биш пункты республика башкаласында, калганнары районнарда урнашачак. Бу хакта брифингта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Казанда үзәкне ачу турында килешү Татарстан Республикасы Президентының Саклык банкы башлыгы белән очрашуы вакытында төзелде.

Президентка хәбәр ителгәнчә, гамәлдәге мәйданнарда дару препаратларының электрон челтәре һәм курьер хезмәте урнашачак. Казан буенча препаратларны бер сәгать эчендә китерәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә республика фармацевтика оешмасы объектларында «еАптеки» складларын урнаштыру мәсьәләсен эшләүне йөкләде. Алар барлык медицина учреждениеләрен һәм Татарстан халкын кирәкле препаратлар белән оператив рәвештә тәэмин итәчәк.

«Безгә кешеләрнең үзләренә кирәкле дару препаратларын тиз һәм кыенлыксыз сатып алу мөмкинлеге булуы мөһим», — дип йомгак ясады Президент. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев